

Питбайк руле артында 16 яшьлек кыз булган. Шуңа күрә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре аның әтисен чакырган. Әтисе катнашында балигъ булмаган кыз транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерелгән.
Питбайк махсус саклау стоянкасына урнаштырылган.
Балигъ булмаган кызның ата-анасы гамәлләрендә административ хокук бозу билгеләре ачыкланган.
Тикшерү материаллары балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә, законлы вәкилләрне административ җаваплылыкка тарту һәм гаиләне профилактик исәпкә кую мәсьәләсен карау өчен, җибәрелгән.
Хөрмәтле ата-аналар!
Исегездә тотыгыз: балигъ булмаган балага автомобиль, мотоцикл яки скутер белән идарә итүне ышанып тапшырып, сез аның гына түгел, тирә-юньдәгеләрнең дә гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куясыз.
Фото: Госавтоинспекция Уфы