Нәкъ менә шул мизгелдән Уфада мәдәният һәм гореф-гадәтләр бәйрәменең яңа тарихы башланачак.
Гимнны 200дән артык бала башкарачак. Алар арасында халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты Екатерина Тойгильдина, «Ассоль» үрнәк вокаль-хореография студиясе, «Чудетство» эстрада балалар җыры театры һәм фольклориадада катнашучылар бар.
Музыка авторы — Ришат Сәгыйтов, текст авторы — Ольга Мусина.
Аннары сәхнәгә Башкортстан Республикасының әйдәп баручы иҗат коллективлары чыгачак. Алар күпмилләтле илебез халыкларының мәдәни традицияләре байлыгын һәм матурлыгын күрсәтәчәк.
Тамашачыларны 700 артист катнашындагы масштаблы вокаль-хореографик тамаша көтә.
Уфаның Совет мәйданында очрашканга кадәр!
Чара 24 июньдә 18.00 сәгатьтә башлана.
Фото: Башинформ