+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
20 Июня , 11:25

Төбәк практикаларыннан - яшьләр сәясәте институтларына

Башкортстан яшьләр сәясәтенә зур игътибар бирелгән төбәкләрнең берсе санала.

Төбәк практикаларыннан - яшьләр сәясәте институтларынаТөбәк практикаларыннан - яшьләр сәясәте институтларына
Төбәк практикаларыннан - яшьләр сәясәте институтларына



Узган ел йомгаклары буенча республика яшьләр сәясәтен нәтиҗәле гамәлгә ашыру буенча «Росмолодёжь» рейтингында Русия субъектлары арасында 3нче урынны алды.

Бу, беренче чиратта, төбәкнең демографик үзенчәлекләре белән бәйле. Республикада 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 1 миллион 57 меңнән артык яшь кеше яши. Бу – халыкның 26 проценты. Башкортстан – иң яшь төбәкләрнең берсе һәм яшьләр саны буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора.

Башкортстан яшьләр сәясәтен дәүләт идарәсенең өстенлекле юнәлешләренең берсе буларак эзлекле рәвештә үстерә. Профильле министрлык булдыру, «Беренчеләр хәрәкәте» белән ведомствоара хезмәттәшлекне киңәйтү, ирекле берләшмәләрне һәм студентлар отрядларын үстерү, яшь белгечләргә ярдәм итү чараларын киңәйтү яшьләр белән эшләүнең тотрыклы инфраструктурасын формалаштырырга мөмкинлек бирә.

Төбәк командасы аңлаешлы һәм ирешерлек максатлар куя, профильле проектларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелек күрсәткечләрен билгели. Нәтиҗәдә Башкортстан яшьләр сәясәте өлкәсендә җитди уңышларга ирешә.

Бу хакта тулырак: https://t.me/mcrepostregion/9514.

Фото со страницы компании «Минченко консалтинг».

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас