Синоптиклар һава торышы фаразларын даими яңартып тора. Соңгы мәгълүматларга караганда, эссе һава торышы июльнең икенче яртысында, аеруча ай ахырына таба көтелә. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәге белгечләре хәбәр итә.
Якынча 15 июльгә кадәр көндез һава температурасы +21 градустан югары күтәрелмәячәк. Төнлә +10 градус тирәсе булуы көтелә. Бу чорда явым-төшем аз булачак.
Белгечләр фаразлавынча, 23 июльдән көндезге температура +25 градустан югарырак күтәреләчәк. Аерым көннәрдә +30 градуска кадәр җылытачак, төнлә исә +17 градус тирәсе булачак.
Июль азагында температура бераз төшә башлаячак. Августның беренче көннәрендә көндез +15 градуска кадәр салкынаюы, ә төнлә +10 градустан да түбәнрәк булуы ихтимал.
Тулаем алганда, августта һава температурасы климатик норма чикләрендә булачак: көндез +15...+19 градус көтелә. Явым-төшем дә күбрәк булачак, бигрәк тә республиканың көньяк районнарында. Ә Башкортстанның төньягында һәм көнчыгышында явым-төшем күләме гадәти дәрәҗәдән әллә ни аерылмаячак.
Фото: Электрогазета