

Башкортстанда самокатларда балалар катнашлыгында авария булган. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.
Чишмә районында автомобиль водителе электр самокатында йөрүче ике малайны бәрдергән. Зыян күрүчеләрнең берсе, 11 яшьлек бала, Республика балалар клиник дәваханәсенә уртача авырлыкта госпитализацияләнгән. Икенчесе, 9 яшьлек укучы, күпсанлы имгәнүләр алган. Аңа амбулатор ярдәм күрсәтелә.
Миякә районында 11 яшьлек кыз самокаттан егылган. Алган җәрәхәтләре белән ул Миякә үзәк район дәваханәсенә китерелгән.
Фото: Горобзор.ру