+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
24 Июня , 06:23

Меңнән артык яшь талант киләчәк!

Бу атнада Башкортстан III Бөтенрусия балалар фольклориадасын кабул итә

Меңнән артык яшь талант киләчәк!Меңнән артык яшь талант киләчәк!
Меңнән артык яшь талант киләчәк!
“Башкортостан” мотоукчылар полкы Русия Федерациясе Оборона министрлыгының хәрби байрагын алды. Яугирләр өчен әһәмиятле вакыйга турында Хөкүмәтнең ЦУРда үткән оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. Төбәк Башлыгы ассызыклавынча, бу – безнең сугышчыларның хәрби казанышларын тану.

“Хәрби байрак тапшырылды. Бу – бик югары дәрәҗә! Оборона министрлыгы тарафыннан безнең частьларны данлы, әйдәп баручы итеп тану”, – диде Радий Хәбиров.
“Башкортостан” полкы инженер-сапер ротасының инженер-юл взводы командиры Марсель Фәрхет­диновка “Башкортстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде.
Марсель Фәрхетдинов бүләкләү тантанасында Башкортстан хәрби­ләренә ярдәм өчен бөтен республика халкына һәм шәхсән төбәк Башлыгы Радий Хәбировка барлык яугирләр исеменнән рәхмәт белдерде.
Арытаба Башкортстан Башлыгы “Алтын битлек” премиясенә лаек булган театр коллективларын бүләкләде. Уфа “Нур” татар дәүләт театры директоры Фирзәт Габидуллин җитәкчелегендәге коллектив һәм Башкорт дәүләт курчак театры директоры Альберт Имаметдинов җитәкчелегендәге коллектив Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булды.
Төбәк җитәкчесе белдерүенчә, бу республика театр сәнгатенең югары дәрәҗәдә үсешүе турында сөйли.
Башкорт дәүләт курчак театры артисты Александр Верхоземский-
га – “Башкортстанның халык артис­ты”, К. Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театрының баш режиссеры Айдар Җәббаровка –”Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе”, Уфа “Нур” татар театры артистлары Илгизә Муллабаевага һәм Айдар Хөснет­диновка “Башкортстан Респуб­ликасының атказанган артисты” дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Узган атнада террорчылыкка каршы комиссиянең һәм оператив штабның берлектәге утырышы узды.
– Республика оператив штабы карарларын тайпылышсыз үтәү Башкортстан терри­ториясендәге барлык предприя­тиеләр, оешмалар һәм җитәкчеләр өчен иминлекне тәэмин итүдә мәҗбүри булып тора, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Үзегез күрәсез – әле пилотсыз очкычлар һөҗүме, әле ракета куркынычы игълан ителә. Шуңа да, без системалы рәвештә террорчылыкка каршы көрәшне көчәйтү белән шөгыль­ләнәбез.
Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын шәһәрнең транспорт инфраструктурасы белән бәйләүне дәвам итәләр. Һалле шәһәре урамын Салават Юлаев проспектыннан Комсомол урамына кадәр рекон­струкцияләү дәвам итә. Баш­кортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Виктор Жульков сүзләренә караганда, эшләр 10 километрда бара.
– Объектны төзеп бетерү агымдагы ел ахырына кадәр планлаштырылган, – диде Виктор Жульков.
“Көньяк капка” проекты кысаларында 2,5 километр озынлыктагы Пугачев урамын реконструкцияләү дә дәвам итә. Төп эшләр – агымдагы елның 1 сентябренә, барлык эшләр исә Республика көненә тәмамланачак.
Шулай ук Октябрь революциясе урамын реконструкцияләү дәвам итә. Бүген подрядчылар Цюрупа урамыннан алып, Воровский урамына кадәр участокта бордюрлар һәм тышкы яктырту челтәрләрен урнаштыра.
Радий Хәбиров, шулай ук, Уфадагы Иске Затон күпере буенча карар кабул итәргә кирәк, дип белдерде.
– Биш вариант карадык. Күпер­не ябарга туры киләчәк, – диде республика Башлыгы һәм төбәк Хөкүмәте Премьер-министрына әлеге мәсьәлә буенча киңәшмә уздырырга кушты.
23-27 июньдә Уфада III Бөтен­русия балалар фольклориадасы узачак. Бу турыда киңәшмәдә мәдәният министры вазыйфасын башкаручы Фәнур Шәйхисламов сөйләде.
– Безгә Русиянең һәр төбәгеннән 1100 иң талантлы бала киләчәк, – диде Радий Хәбиров. – Барысы да иң югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш.
Ул, шулай ук, хәвефсезлек чараларын көчәйтергә, чарага җитди игътибар бирергә кушты.
27 июньдә Русиядә Яшьләр көне билгеләнәчәк. Уфада төп чаралар Агыйдел елгасы яры мәйдан­чыгында оештырылачак. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әлеге чарада шәхсән катнашачагын белдерде.

Алсу НУРИМАНОВА.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас