+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
24 Июня , 05:29

Туганлык күперләрен ныгытып

“Ак калфак” оешмасы вәкилләре зур милли җыенда катнаштыЙөрәкләрендә милләт җылысы, җаннарында туган телгә, гореф-гадәтләргә чиксез мәхәббәт йөртүче затлар бар. Сирәк очрый торган, әмма очраса – тирә-якны яктырта торган шәхесләр алар. Тамырлары бер, тарихы һәм мәдәнияте үрелеп барган ике тугандаш республика – Башкортстан белән Татарстан арасындагы рухи күперне менә шундый кешеләр ныгыта да инде.

Туганлык күперләрен ныгытыпТуганлык күперләрен ныгытып
Туганлык күперләрен ныгытып
Күптән түгел Татарстанда үткән зур милли җыенда Башкортстан делегациясе форумның үзәгендә булды, “Ак калфак” оешмасы әгъзалары аеруча зур активлык күрсәтте. Изге сәфәрдә Илеш, Дүртөйле, Уфа, Чакмагыш, Бәләбәй, Чишмә, Салават, Стәрлебаш, Кыйгы, Аскын, Бишбүләк районнарыннан 50 делегат катнашты. Аларның һәркайсы үз төбәгендә милли рухны саклаучы, халкыбызның гореф-гадәтләрен яшәтүче фидакарь затлар.
Башкортстанда “Ак калфак” оешмасы күптәннән һәм уңышлы эшләп килә. Аның алыштыргысыз җитәкчесе Люция Вафина башлангычы белән оештырылган бу сәфәр чын мәгънәсендә рухи яңару һәм туганлык бәйрәменә әверелде.
Казан кунакларны колач җәеп каршы алды, ә сәяхәт программасы алдан ук гаҗәеп дәрәҗәдә кызыклы һәм эчтәлекле итеп оештырылды. Казан шәһәрендә кунаклар “Кристалл” кунакхәнәсенә урнашты. Кичен ханымнар ике республиканың да уртак мәдәни казанышы булган Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына юл тотты. Тамашачылар Җәүдәт Фәйзинең классик “Башмагым” музыкаль комедиясен карап хозурланды. Тылсымлы дөнья капкасы ачылгандай булды: кунакларның күбесе театрның мәһабәт, заманча яңа бинасында беренче тапкыр гына булуы иде! Спектакль бер сулышта үтте, артистларны алкышларга күмделәр.
Ә инде иртәгәсен юлчыларны Изге Болгар җирләре көтә иде. Заманча, уңайлы автобусларда “Изге Болгар җыены”на юл алган ханымнарга табигать тә елмайды – көн кояшлы, җылы, ә тирә-якның гүзәллеге сокланып туймаслык иде.
Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар, Журналистлар берлекләре әгъзасы, танылган шагыйрә, Наҗар Нәҗми исемендәге премия лауреаты, Дүртөйле районының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы һәм “Әллүки” фольклор ансамбле җитәкчесе Светлана Васикова үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты:
– Бу онытылмас сәфәрдә ансамблебезнең иң актив, җәүһәрләре булган тугыз әгъзасы катнаша. Арабызда якташыбыз – шагыйрә һәм журналист Фәния Габидуллинаның да булуы сәфәребезгә аерым бер дәрәҗә һәм горурлык өсти. Борынгы Болгар җире – тарих белән заман, дуслар һәм фикердәшләр очрашкан изге төбәк ул. Киләсе елларда да “Изге Болгар җыены”нда очрашырга насыйп булсын, Ходай әлеге дуслык җепләрен өзмичә, яңа очрашулар бүләк итсен!
Олы тарихи сәфәрдән соң кунаклар Казанга кайтты, алда тагын да истәлекле вакыйгалар көтә иде. Шул ук көнне кичен “Пирамида” концертлар залында танылган җырчы Марат Галимовның иҗат кичәсе үтте. Артистның туган көненә багышланган бу чара дуслар, туганнар, тамашачылар белән шыгрым тулы булды. Тантаналы кичәдә Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин артистка медаль тапшырды. Маратны әти-әнисе, иҗатташ дуслары котлады, ә бүләкләр агымының һәм чәчәк бәйләмнәренең очы-кырые булмады. Башкортстанның “Ак калфак”лылары да бу зур мохитнең кадерле кунаклары буларак катнашты.
Өченче көнне делегация Бөтендөнья татар конгрессына юл тотты. Монда аларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм төбәкнең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова бик җылы каршы алдылар.
– Без сезнең белән ел саен “Җырлыйк әле” фестиваль-бәйгесендә очрашабыз. Бу – ел дәвамында алып барыла торган зур хезмәт. Без сезгә таянабыз, чөнки гореф-гадәтләр аша берничә буынны берләштерәсез. Кыйблагызга тугры булган өчен зур рәхмәт сезгә! – диде Данис Шакиров.
Данис Фәнис улы шулай ук бу сәяхәтләрне ел саен күркәм бер традициягә кертергә тәкъдим итте.
”Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Люция Вафина чиксез рәхмәтен белдерде:
– Без Изге Болгар җирләреннән илһамланып кайттык, йөрәкләрдә изге нур балкыды. Моның әһәмияте чиксез зур. Бу безнең өчен зур бәйрәм, күңелләребез рухланып, хушланып, хозурланып кайтты, – дип җитәкчеләргә рәхмәтен җиткерде ул.
“Ак калфак” оешмасының Салават шәһәре бүлекчәсе әгъзасы, 2015 елдан татар телен укытучы мөгаллимә Гөлназ Шәймәрданова Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде.
Форум барышында милләттәшләребез үзләренең талантларын да күрсәтте. “Ак калфак” оешмасы Дүртөйле бүлекчәсенең “Әллүки” фольклор ансамбле үзенең чыгышы белән барлык тамашачыларны әсир итте. Алар Люция Вафина сүзләренә Мидхәт Әбделманов язган, оешманың гимнына әверелгән данлыклы “Ак калфак” җырын югары дәрәҗәдә башкардылар. Милли җанлы каләм ияләребез – Светлана Васикова, Фәния Габидуллина һәм Фәйрүзә Шаһәбетдинова үзләре язган шигырьләрен укыды. Ә инде Флорида Исмәгыйлева бөек җырчыбыз Илһам Шакиров репертуарыннан “И җаным, җанашым” җырын шулкадәр моңлы һәм тирән итеп башкарды – барлык кунаклар да таң калды.
Кунакчыллык һәм хөрмәт билгесе буларак, “Оста куллар” түгәрәге җитәкчесе Әнисә Хакова татарның төп милли ризыгы булган, үз куллары белән искиткеч тәмле итеп пешергән чәкчәкне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировка бүләк итте.
Конгресстагы очрашулардан соң экскурсовод Айрат Габдуллин Казанның истәлекле урыннары белән таныштырды. Айрат Хәтмулла улы Казан Кремле, бөек шагыйребез Муса Җәлил һәйкәле һәм Кол Шәриф мәчетенең тарихы турында сөйләде. Кол Шәриф мәчетендә намаз укып, дога кылып, күңелләребезгә илһам һәм рухи пакьлек алып, кайтыр юлга чыктык.

Раушания Исхакова,
Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы.
Дүртөйле шәһәре.

Автор фотосы.
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас