

Тантанада Русия Федерациясе Президенты хакимияте җитәкчесе урынбасары Магомедсәлам Магомедов, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров катнашты.
Магомедсәлам Магомедов чарада Русия Президенты Владимир Путинның сәламләү хатын укыды. Дәүләт башлыгы үз чыгышында фольклориаданың нәкъ менә Башкортстанда тууын һәм бүген республика башкаласының Русиянең төрле төбәкләреннән килгән меңнән артык яшь талантны кабул итүен билгеләп үтте. Владимир Путин Русиянең тарихи, мәдәни һәм рухи мирасы белән горурлануын ассызыклап, фольклориаданың яшь буында күпмилләтле мәдәният кыйммәтләрен популярлаштыруга зур өлеш кертүен әйтте.
Русия мәдәният министры Ольга Любимова да катнашучыларга сәламләү юллады. Ул фольклориаданы балалар һәм яшьләр фольклор хәрәкәтенең үсешенә яңа юнәлешләр бирүче зур иҗади лаборатория дип атады.
Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенконың мөрәҗәгатен Лилия Гомәрова җиткерде. Анда Башкортстанның илнең төп балалар мәдәни вакыйгасы мәйданы булуы билгеләнде.
Тантана вакытында Лилия Гомәрова Андрей Назаровка башкорт милли костюмын дәүләт тарафыннан теркәү турындагы таныклык тапшырды. Шулай итеп, башкорт милли костюмы рәсми рәвештә төбәк бренды статусы алды.
Фольклориаданы ачып, Андрей Назаров форумның Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча үткәрелүен билгеләде.
– Бүген без Евразиянең йөрәгендә, кунакчыл Башкортстан җирендә III Бөтенрусия балалар фольклориадасын ачабыз. Бу безнең өчен зур дәрәҗә дә, зур җаваплылык та, – диде ул – Башкортстанда йөздән артык милләт вәкиле дуслыкта һәм татулыкта яши. Һәр халык үзенең җырларын, биюләрен, эпосларын саклый. Нәкъ менә шушы бай төрлелек безнең бердәмлекне ныгыта.
Фольклориаданың беренче көне бай концерт программасы белән истә калды. Тамашачылар Русиянең 19 төбәгеннән килгән иҗат коллективлары чыгышларын карады. Халык җырлары, биюләр, йолалар һәм инструменталь композицияләр аша һәр төбәк үзенең кабатланмас мәдәни йөзен тәкъдим итте.
Фестиваль кысаларында Уфаның төрле мәйданчыкларында концертлар, осталык дәресләре, күргәзмәләр, иҗади очрашулар һәм флешмоблар уза. Шулай ук яшь катнашучылар өчен Башкортстан һәм Русия халыкларының мәдәни мирасы белән танышу мөмкинлеге дә тудырылган.
III Бөтенрусия балалар фольклориадасы 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102
Фото: pravitelstvorb.ru