

Башкортстанның кътисади үсеш министры Рөстәм Моратов билгеләвенчә, Белоруссия Республикасы төбәкнең иң мөһим партнерларының берсе булып тора.
– Башкортстан Башлыгы кушуы буенча бу авиарейсларны яңадан ачу өчен барлык мөмкинлекләрне дә кулландык. Белоруссия белән безнең җитмештән артык хезмәттәшлек юнәлеше бар. Алар гуманитар, социаль, мәдәни һәм, иң беренче чиратта, икътисади өлкәләрне колачлый. Туры авиахәбәрне яңарту хезмәттәшлек мөмкинлекләрен тагын да киңәйтәчәк, – диде Рөстәм Моратов.
«Белавиа» авиакомпаниясе генеральный директоры Игорь Чергинец әйтүенчә, туры рейсларны яңарту компания белән Башкортстан Хөкүмәтенең уртак эш нәтиҗәсе булган. Бүген Уфа-Минск маршруты пассажирлар арасында зур ихтыяҗ белән файдалана.
– Без республика җитәкчелеге белән бергәләп эшләдек, рейсларның тулы йөкләнешен тәэмин итү юлларын эзләдек. Бүген 107 урынлы "Embraer 195" урынына 150дән артык пассажир сыйдырышлы "Boeing 737 Max" очкычы кулландык, – диде ул.
Минскига беренче рейс белән Уфадан 150дән артык кеше очып киткән. Очышлар атнага бер тапкыр – чәршәмбе көннәрендә башкарыла. Юл вакыты өч сәгать тирәсе тәшкил итә.
Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова сүзләренчә, яңа рейс республика халкы өчен уңайлы сәяхәт мөмкинлекләре ача.
– Туры авиахәбәр Башкортстан белән Белоруссия арасындагы элемтәләрне ныгыту өчен дә өстәмә мөмкинлекләр тудыра, – диде министр.
Исегезгә төшерәбез, 2023–25 елларда Уфа-Минск-Уфа маршруты буенча «Ред Вингс» авиакомпаниясе атнага бер тапкыр очышлар башкарды. Өч ел эчендә бу маршруттан 20,5 меңнән артык пассажир файдаланган.
Республикада яңа авиамаршрутлар ачу һәм очышлар географиясен киңәйтү буенча эш дәвам итә.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102