+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
25 Июня , 07:10

Буын сызлавын да баса...

Иң файдалы җиләк өлгерде, аны көн дә ашагыз.

Буын сызлавын да баса...Буын сызлавын да баса...
Буын сызлавын да баса...
“Роспотребнадзор” белгечләре йөрәк һәм буыннар сәламәтлеге өчен кура җиләге ашарга киңәш итә.
Бакчага чыккан саен берничә кура җиләге өзеп кабарга тырышыгыз. Белгечләр дә бу файдалы җиләкне күбрәк ашарга киңәш итә. “Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте” экспертлары җәйге вакытта рационга кура җиләге кертергә тәкъдим итә.
Өлгергән кура җиләгендә бик күп файдалы матдәләр һәм витаминнар бар, җиләкләр органик кислоталарга, пектинга, В төркеме витаминнарына бик бай. Антиоксидант матдәләр ярдәмендә кура җиләге баш миенең эшен яхшырта һәм кандагы шикәр дәрәҗәсен киметә.
“Әгәр дә көн дә, аз-азлап кына кура җиләге ашасаң, йөрәкнең сәламәтлеген сакларга була. Тикшеренүләр әлеге җиләкне куллану йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү куркынычын киметә, тромбоцитлар туплануны булдырмый кала һәм кан басымын киметә дип раслады", — дип билгеләп үтә экспертлар.
Кура җиләге буыннарның ялкынсынуына каршы көрәшергә ярдәм итә, җиләкне даими рәвештә куллану артрит үсеше куркынычын киметә һәм авыртуны баса.

Автор фотосы.
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас