+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
26 июнь , 17:05

Радий Хәбиров яшь талантлар белән ачыктан-ачык сөйләште

Бүген Уфаның «Торатау» Конгресс-холында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров III Бөтенрусия балалар фольклориадасында катнашучылар белән очрашты.

Радий Хәбиров яшь талантлар белән ачыктан-ачык сөйләштеРадий Хәбиров яшь талантлар белән ачыктан-ачык сөйләште
Радий Хәбиров яшь талантлар белән ачыктан-ачык сөйләште

Республика җитәкчесе яшь артистларны сәламләп, Фольклориаданың Русия халыклары дуслыгын һәм бердәмлеген ныгытудагы әһәмиятен билгеләп үтте.

– Сезне Башкортстанда күрүебезгә бик шатбыз. Мондый сәләтле, иҗади балаларны илнең төрле төбәкләреннән бергә җыйган чара республикабыз өчен зур бәйрәм, – диде Радий Хәбиров. – Сезнең кайберләрегезнең әтиләре махсус хәрби операциядә. Без аларның барысын да Җиңү белән, исән-сау әйләнеп кайтуларын көтәбез.

Очрашу сорау-җавап форматында дәвам итте. Балалар республика җитәкчесеннән балачак хыяллары, һөнәр сайлавы, республика белән җитәкчелек итүнең үзенчәлекләре һәм гаиләгә вакыт табуы турында сорады.

Күмертаудан килгән яшь җырчы Әнвәр Вахитов Радий Хәбировның эш кабинетында булырга хыяллануын әйтте. Республика Башлыгы аны Республика йортына кунакка чакырды.

Очрашуның иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе Курск өлкәсеннән Ариадна Шестопалова гаиләсенең чыгышы булды. Алар туган якларын ташлап китәргә мәҗбүр булуга карамастан, үз төбәкләренең мәдәни мирасын саклап кала. Очрашуда алар кулдан ясалган кугиклы музыка коралында чыгыш ясады.

Радий Хәбиров республика Фольклориадага ничек әзерләнүе турында да сөйләде.

– Илнең иң сәләтле балалары безгә киләчәген белгәч, Башкортстан турында иң җылы истәлекләр алып китүегез өчен барлык шартларны да тудырырга тырыштык. Сез тагын безгә әйләнеп кайтырсыз дип өметләнәбез, – диде ул.

Фольклориадада катнашучыларның һәркайсына бүләк итеп башкорт халкының бөек ядкәре – «Урал батыр» эпосының махсус басмасы тапшырылды.

– Бу китапта халкыбызның җаны чагыла, – дип билгеләде Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесе шулай ук Салехардтан килгән 12 яшьлек Лев Хоротэттоны туган көне белән котлады.

Журналистлар белән әңгәмәдә Радий Хәбиров балалар Фольклориадасын үткәрүнең әһәмиятен ассызыклады.

– Безнең өчен бу – зур дәрәҗә дә, зур җаваплылык та. Бирегә үз халкының мәдәниятен саклаучы һәм аны киләчәк буынга җиткерүче талантлы балалар җыелды. Алар күңелләрендә Башкортстанның бер өлешен алып китәрләр дип ышанам, – диде ул.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас