

«Фейклар белән көрәш» яңа җинаять схемасын ачыклады. Аңлатабыз:
Җинаятьчеләр ягулык белән бәйле мәгълүматларны күзәтү өчен дип, APK-файл рәвешендәге зарарлы кушымтаны йөкләргә тәкъдим итә. Әлеге программа телефондагы фотоларны һәм кулланучының геолокациясе турындагы мәгълүматны җыя ала.
Белгечләр мондый кушымтаны беркайчан да урнаштырмаска киңәш итә. Зарарлы программа җайланмага үтеп кергәннән соң, мошенниклар шәхси мәгълүматларга ия булырга һәм алардан үз максатларында файдаланырга мөмкин.
Игътибарга лаек тагын бер факт: ресурс хуҗалары турында рәсми мәгълүмат юк. Моннан тыш, домен 2025 елның 11 ноябрендә Исландиянең Рейкьявик шәһәрендә теркәлгән.
Сайттагы ягулык салу станцияләрендә бензин булуы турында мәгълүматлар бернинди рәсми чыганак белән дә расланмый. Белгечләр фикеренчә, алар алдан көйләнгән алгоритм ярдәмендә генә күрсәтелә.
Сайттагы кайбер аңлатмаларда ресурсны Mail.ru сервисы һәм MAX мессенджеры белән бәйләргә тырышалар. Әмма бу мәгълүмат та расланмаган.
Шулай ук сайтта яңа төбәкләр күрсәтелмәгән, ә Кырым бер урында республика, икенче урында автономия буларак бирелгән.
Белгечләр фикеренчә, әлеге сайтның төп максаты — Русиядә ягулык белән бәйле хәл турында ялган фикер тудыру һәм гражданнарның, шул исәптән көч структуралары хезмәткәрләренең һәм хәрбиләрнең шәхси мәгълүматларын җыю.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102