+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
26 июнь , 08:14

Яшьләр, Агыйдел буена килегез!

Яшьләрнең яраткан җырчысы Фогель 27 июньдә Уфада музыкаль сет белән чыгыш ясаячак.

Яшьләр, Агыйдел буена килегез!Яшьләр, Агыйдел буена килегез!
Яшьләр, Агыйдел буена килегез!

Керү ирекле.

Барысы да Агыйдел елгасы яр буенда, «Торатау» Конгресс-холлы астында барачак.

9 һәм 11 сыйныф укучыларын сюрприз көтә. Алар Фогель белән чыгарылыш кичәләренең иң популяр җырын җырлый алачак! Акциядә катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: clck.ru/3UKims.

Бу көнне барлык кунакларны:
- дискотека,
- интерактив,
- уен киңлекләре,
- автомобильләрдә тавыш системалары буенча чемпионат,
- яшьләр маркеты,
- СВО трофейлары күргәзмәсе һәм башкалар көтә.

Шулай ук бәйрәм хедлайнерлары арасында Марат Яруллин, Кравц һәм Baby Ti бар.

Прогноз буенча яңгыр көтелә, шулай булгач, бәйрәмнән бернәрсә дә игътибарны читкә юнәлтмәсен өчен, үзегез белән кулчатырлар алыгыз.

Керү ирекле!
15:00 сәгатьтә башлана.
Фото: "Моя страна" журналыннан.

12+

Автор:Резида Валитова
Читайте нас