+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
29 июнь , 05:42

Бөредә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үтәчәк

"Тантана 8 июльдә узачак", - дип хәбәр итте вице-премьер-спорт министры Руслан Хәбибов.

Бөредә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үтәчәкБөредә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үтәчәк
Бөредә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үтәчәк

Изге Троица кафедраль соборы һәм изге Петр һәм Феврония һәйкәле диварлары янына меңләгән гаилә җыелачак. Быел бәйрәм Русия халыкларының бердәмлеге елы һәм Зур һәм тату гаилә елы билгесе астында узачак.

Күңел ачудан башланып, кичкә кадәр дәвам итәчәк. Кунакларны күргәзмә зоналары, һөнәрчеләр ярминкәсе, гастрономия фестивале, милли уеннар мәйданчыклары, «Мода на все времена» карнавалы көтә. Теләге булган һәркем безнең сугышчыларга ярдәм сүзләрен яза алачак.

Шушында ук мәйданда яшь парның никахлашу һәм 50 ел бергә яшәгән ир белән хатынны хөрмәтләү тантанасы узачак. Алдынгы гаиләләргә дәүләт бүләкләре тапшырылачак.

Концерт программасында Бөренең иҗат коллективлары катнашачак. Кич белән халык алдында атказанган артистлар Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар, шулай ук Назгөл Отузова чыгыш ясаячак.

Фото: resbash.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас