+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
29 июнь , 15:35

Башкортстан газ үткәрү программасын үтәү буенча Русиядә алдынгы урында

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәктә газ үткәрү һәм өстәмә газ кертү буенча чараларны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар.

Башкортстан газ үткәрү программасын үтәү буенча Русиядә алдынгы урындаБашкортстан газ үткәрү программасын үтәү буенча Русиядә алдынгы урында
Башкортстан газ үткәрү программасын үтәү буенча Русиядә алдынгы урында

«Газпром межрегионгаз Уфа» җәмгыяте – «Газпром газ бүлү Уфа» җәмгыяте идарәче оешмасы генеральный директоры Альберт Локманов элек газ үткәрелгән торак пунктлар чикләрендә урнашкан йорт биләмәләренә, бакча ширкәтләренә һәм социаль объектларга өстәмә газ кертү барышы турында хәбәр итте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстан Русия Президенты Владимир Путин башлангычы буенча гамәлгә ашырыла торган социаль газ үткәрү программасын гамәлгә ашыру буенча илнең иң эре төбәкләре арасында беренче урында тора. 2021 елда дәүләт башлыгы элек газ үткәрелгән торак пунктларда йорт биләмәләре чикләренә кадәр бушлай газ кертүне күздә тоткан канунга кул куйды. Башкортстанда бу программа буенча 75 мең йортка зәңгәр ягулык килгән инде.

- Без газ үткәрүгә барлыгы 89,5 меңнән артык гариза алдык. Газ бүлү челтәрләре 83 мең йорт чикләренә җиткерде, - диде Альберт Локманов.

СНТ территорияләрен инвентаризацияләү нәтиҗәләре буенча 20 муниципалитетның 433 бакча ширкәтендә 15 476 йорт хуҗалыгына газ кертергә мөмкин. Халыктан 4,6 меңнән артык гариза кабул ителгән, челтәрләр 2 751 йортның чикләренә кадәр җиткергән. Аларның 1 463енә зәңгәр ягулык килгән инде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Русия Президенты йөкләмәсе буенча социаль газ үткәрү программасы срогы чикләнмәгән. Моннан тыш, ул медицина һәм мәгариф оешмалары челтәрләренә технологик тоташтыруны күздә тота. Республикада инде биш мәктәп һәм өч медицина учреждениесе газга тоташтырылган.

Башкортстан шулай ук республиканы газ белән тәэмин итүне һәм газлаштыруны үстерү программасын гамәлгә ашыруны дәвам итә. 2021 елдан 25 районның 107 торак пунктына газ килгән. 8 169 йортны газлаштыру мөмкинлеге тудырылды, шуларның 4 345е инде газлаштырылган. 2026 елга план алты бистәара һәм бер бистә эчендәге газүткәргеч төзүне күздә тота.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас