+25 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
30 Июня , 08:41

Июльдә коры һава торышы көтелә

Башкортстан синоптиклары үз фаразларын белдерде.

Июльдә коры һава торышы көтеләИюльдә коры һава торышы көтелә
Июльдә коры һава торышы көтелә
Башкортстанда Каспий диңгезенең төньяк өлешеннән килгән циклон йогынты ясый. Шуңа күрә бездә көчле яңгырлар ява, кайбер урыннарда боз явуы да күзәтелә, күк күкрәп яшен яшьни. Әлегә республика территориясе әлеге циклонның тәэсирендә кала, шуңа күрә һава торышының тиз арада яхшыруга өмет итәргә ярамый.

Башгидромет мәгълүматлары буенча, агымдагы атнаның уртасыннан башлап Башкортстанда һава торышының бераз яхшыруы көтелә. Июль ае көндез һава температурасының +24, +25 градуска кадәр күтәрелүе белән башланачак. Төнлә һава +10, +15 градуска кадәр җылыначак.

«Фобос» һава торышын фаразлау үзәге синоптиклары хәбәр иткәнчә, июльнең беренче яртысында Башкортстанда яңгырлар дәвам итәчәк. Аннан соң ай ахырына кадәр коры һава торышы урнашачак.

Көчле эсселек көтелми, әмма июльнең соңгы атнасында җәйге эсселек кире кайтачак. Көндез һава температурасы +29, +30 градуска кадәр күтәреләчәк. Төннәр дә җылы булачак - һава температурасы +17, +18 градуска кадәр җитәчәк.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас