

Туристик комплекс Агыйдел елгасы буенда, Загородный авылы янында урнашкан. Аннан Торатау шиханына искиткеч матур күренеш ачыла.
Төбәк җитәкчесе ял базасының инфраструктурасы белән танышты. Биредә дүрт модульле йорт эшли. Һәр йорт янында японча «фурако» мунчасы урнаштырылган. Моннан тыш, аерым мунча комплексы төзелә, ял итү һәм барбекю мәйданчыклары булдырылган.
Узган елда проект республика ярдәмен алган. Эшкуар Афанасий Маслейчук туризм өлкәсендәге грант конкурсында җиңеп, балалар уен мәйданчыгы төзү өчен 900 мең сум акча җәлеп иткән.
Проектка салынган инвестицияләрнең гомуми күләме 120 миллион сум тәшкил итә. Аны тулысынча 2029 елга кадәр гамәлгә ашырырга планлаштыралар.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, мондый туристик комплекслар Стәрлетамак районында туризмны үстерергә һәм аның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырырга ярдәм итә.
– Күптән түгел генә монда берни дә юк иде, ә хәзер матур туристик урын барлыкка килде. Ак Идел буенда, Торатауга караган мондый урыннар бик күп, – диде Башкортстан Башлыгы.
30 июньдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Стәрлетамак районында туризм һәм креатив индустрияләр өлкәсендә эшләүче эшкуарлар белән очрашты. Ул республика икътисадының тотрыклы үсүен билгеләп үтте. Быелның биш аенда сәнәгать җитештерүе 5,6 процентка арткан. Шулай ук былтыр Башкортстанга килгән туристлар саны 2,4 миллион кешегә җиткән.
– Туризм – республика икътисадының мөһим тармагы. Без аны үстерү өчен кирәкле инфраструктура булдырабыз, этнотуризмны, гастрономик һәм медицина туризмын киңәйтәбез, – диде Радий Хәбиров.
Очрашуда «Сөмбелә» икмәк фестивален үстерү, «Авылдагы блогерлар» проекты, авыл җирендәге креатив бизнеска ярдәм итү мәсьәләләре күтәрелде. Эшкуарлар шулай ук «Иҗатчы» республика премиясендә кече бизнес өчен аерым номинация булдыру тәкъдимен җиткерде. Башкортстан Башлыгы әлеге башлангычны хуплады.
– Стәрлетамак районы бүген авыл хуҗалыгы белән генә түгел, туризм һәм креатив индустрияләрне дә уңышлы үстерә, – дип йомгак ясады Радий Хәбиров.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Фото: glavarb.ru