

Уфаның вузара кампусы резиденты - Уфа фән һәм технологияләр университеты - «Территорияне тотрыклы үстерү программасы җитәкчесе» һөнәри әзерлек программасын тыңлаучылар өчен Малайзиядә халыкара күчмә модуль уздыра. Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева ассызыклаганча, проект озак вакытлы халыкара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә гамәлгә ашырылды.
- Программаны тормышка ашыру УУНиТның Сабах Парклары Директорлар советы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортостан Республикасы Комитеты белән тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә мөмкин булды. Бу партнерлык университет өчен яңа офыклар ача, шул исәптән Малайзия фәнни консорциумнарында потенциаль әгъзалык һәм югары уку йортының геопаркларны һәм тотрыклы үсеш территорияләрен өйрәнү өлкәсендә компетенцияләр үзәге буларак дәрәҗәсен күтәрү, — дип билгеләде Маргарита Болычева.
Аның сүзләренчә, программаны тәмамлаучылар уникаль тәҗрибәгә ия белгечләр булачак һәм төбәкнең инновацион экосистемасын үстерүгә, шулай ук Русиянең халыкара аренада фәнни потенциалын ныгытуга өлеш кертәчәк.
Программа быел апрель аенда старт алды. Программаның төп үзенчәлеге – аның халыкара форматта үткәрелүе: Русия һәм Малайзия тыңлаучылары белем ала. Катнашучылар табигать территорияләрен тотрыклы үстерү өлкәсендә практик тәҗрибә туплыйлар һәм киләчәктә геопарклар белән партнерлыкны үстерә алалар.
Фото:https://pravitelstvorb.ru/news/29129/