+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
3 Июля , 04:29

Ашыгулар һәлакәткә илтә...

Узган атнада республика юлларында янә берничә үлемечле авария теркәлде

Ашыгулар һәлакәткә илтә...Ашыгулар һәлакәткә илтә...
Ашыгулар һәлакәткә илтә...


Шушы көннәрдә Уфа – Бөре – Яңавыл автомобиль юлының 105нче километрында “ГАЗель” автомобиленең 61 яшьлек водителе, борылыш ясаганда, “Ситрак” йөк автомобиле белән бәрелешкән.


Нәтиҗәдә “ГАЗель” водителе алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында үлгән. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тикшерү башлаган. Юл һәлакәтенең барлык шартлары ачыклана.
Уфаның Бельская урамында “Skoda Octavia” автомобиленең 57 яшьлек водителе электр самокатындагы 16 яшьлек үсмерне бәрдергән, ул юлны тиешсез урында чыгып барган булган. Үсмер җәрәхәтләр алган һәм дәваханәгә китерелгән. Авария шартлары ачыклана.
Дуван районында хатын-кыз водительнең тыелган урында каршы як полосага чыгуы фаҗигале тәмамланган. Ул бәрелгән “Датсун” водителе вакыйга урынында һәлак булган.
Гомер бер генә бирелә. Аның кадерен белик, хәвеф-хәтәргә юл куймыйк, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтик. Юлларда сак булыйк, өйдә безне якыннарыбыз көтә, онытмыйк!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас