+24 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
3 Июля , 04:32

Табиб дигән даны бар

40 елдан артык гомерен медицинага багышлаган Башкортстанның атказанган табибы Фәнил Әхмәтов якташларының зур ихтирамын тоеп яшиДүртөйле үзәк район дәва­ханәсе элек-электән тәҗрибәле табиблары, шәфкать туташлары белән тирә-якта дан тота. 40 елдан артык хезмәт стажына ия булган, зур горурлык белән табиб исемен йөртүче Фәнил Әхмәтов – шуларның берсе. Күптән хаклы ялда булуына, тугызынчы дистәне тутырып килүенә карамастан, ул – бүген дә хезмәттәшләренең остазы. Аңа ярдәм-киңәш сорап якташлары еш мөрәҗәгать итә.

Табиб дигән даны барТабиб дигән даны бар
Табиб дигән даны бар

Дүртөйле районының Әсән авылында дөньяга килгән ул. Балачагы Исмаел авылында үткән.
– Урта мәктәпне тәмамлагач Уфа шәһәрендә һөнәрчелек-техник училищеда белем алдым. Аннары армиягә кадәр Белорет районында тимер юл төзелешендә эшләдем. Арытаба әтиемнең фатыйхасы буенча Башкорт дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына укырга кердем, – ди Фәнил Нияз улы.
Биредә белем алганда ул Борай районының Әҗәк авылы гүзәле Рита Дәүли кызына өйләнә. Яшь гаилә укуларын тәмамлап, кулларына диплом алып, хезмәт юлларын Дүртөйле районының Әңгәсәк участок дәваханәсендә башлыйлар. Биредә берничә ел эшләгәч, арытаба озак еллар Дүртөйле үзәк район дәваханәсендә хезмәт салалар. Аш-суга оста, гөл-чәчәкләр үстерүгә маһир Рита ханым, туберкулезга каршы бүлек мөдире, пульмонолог, фтизиатр булып эшли, күп еллар дәваханәдәге профсоюз оешмасына җитәкчелек итә. Аның тырышлыгы, хәстәрлеге белән профсоюз оешмасының эшчәнлеге югары дәрәҗәдә алып барыла: дәваханә коллективы район һәм республика күләмендә оештырылган мәдәни чараларда, фестиваль-конкурсларда катнашып, зур җиңүләр яулый. Дәваханәнең үзендә дә истәлекле даталар уңаеннан төрле бәйрәмнәр, тематик кичәләр даими үткәрелә.
Кечкенәдән спортка гашыйк Фәнил Нияз улы 40 елдан артык медицина өлкәсендә эшләү дәверендә хирургия бүлеге мөдире, баш табиб урынбасары вазыйфаларын башкара. Күпьеллык, намуслы хезмәте өчен “Башкортстанның атказанган табибы”, “Русиянең мактаулы доноры” исемнәренә лаек була, “Дүртөйле районы халкына күрсәткән хезмәтләре өчен” күкрәк билгесе, бихисап Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
– Шөкер, гомерем авыруларга ярдәм кулы сузып, якташларыма игелек күрсәтеп, фидакарь хезмәттә үтте. Гомер көземдә дә элекке пациентларымнан рәхмәтләр ишетеп, якташларымның, хезмәттәшләремнең ихтирамын тоеп яшим, – ди Фәнил Нияз улы, канәгать елмаеп.
Күпләргә зыялылык, ихласлык үрнәге булган Фәнил Әхмәтов һәм аның гаиләсе белән ун ел шәхси танышмын. Һәрвакыт аларның кунакчыл, сабыр холыклы, ярдәмчел, оптимист, тынгысыз булуларына сокланам, үрнәк алам. Бу күркәм гаилә Дүртөйле шәһәренең Агыйдел урамында хәләл көчләре белән салып кергән мәһабәт йортларында 61 ел соклангыч гомер кичерәләр. Җиде ел алар район күләмендә узган бәйгедә “Мактаулы гаилә пары” исеменә лаек булган. Гомер буе авыруларга ярдәм кулы сузып, якташларына игелек күрсәтеп, югары категориягә ия булып хаклы ялга чыккан Әхмәтовлар кызлары Альбинага – үрнәкле әти-әни, кияүләре Рөстәмгә – игелекле әби-бабай, оныклары Диана, Искәндәргә яраткан картәни, картәти, туруннары Трой, Каяга – дәү картәни, дәү картәти.
Кызганычка каршы, тормыш куанычлардан гына тормый: 2000 елда Дүртөйле үзәк район дәваханәсендә сигез ел хирург булып эшләгән уллары Рөстәм фаҗигале һәлак була.
– Газиз балаңны югалтудан да ачы кайгы юк. Сөекле улыбызның фаҗигале үлеме йөрәккә төзәлмәслек тирән яра салды. 26 ел үтсә дә, улыбыз бер генә минутка да хәтеребездән чыкмый, – ди Әхмәтовлар, күз яшьләре бе-лән. – Менә-менә бусагадан елмаеп керер дә: “Хәлләрегез ничек, әткәй, әнкәй? Сагындым сезне”, – дип кочаклап алыр сыман. Исеме һәрвакыт йөрәктә, күңел түрендә! Ифрат туган җанлы, игелекле, һәр эшкә уңган, тырыш, тормышка гашыйк иде ул. Барысы өчен дә рухы алдында баш иябез. Караңгы гүрләре якты, рухы шат, урыны оҗмахта булсын!
Болыннар мең төрле чәчәккә күмелгән, җиләк-җимеш өлгергән ифрат матур мизгелдә Фәнил Әхмәтов туган көнен билгели. Аны шушы матур гомер бәйрәме белән кайнар котлап, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, тигез, тату гомер, балалар игелеге, оныклар, туруннар шатлыгы телисе килә.

Хөрмәтле
Фәнил Нияз улы!

Керсез намус белән
яшәгәнгә
Бик тә матур була
тормышлар.
Дан-хөрмәткә лаек
була ала
Бары Сездәй уңган,
тырышлар.

Гомерне бит еллар
билгеләми,
Яшәү дәрте булсын
күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет,
куанычлар
Юлдаш булсын
гомер-гомергә.

Йөрәкләргә җыйган
яхшылыклар
Игелекләр булып
кайтсыннар.
Туар таңнар алып
килсен Сезгә
Сәламәтлек, бары
шатлыклар.
Парлап канат
кагу җиңелрәк,
Язмыш Сезне
ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәсе дә
челтерәп аксын,
Мәңге шулай суы
кипмәсен!

Әхнәф ӘМИНЕВ.
Дүртөйле шәһәре.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас