+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
4 Июля , 14:13

Дүртөйле районында "Канатлы ат" ат спорты фестивале узды

4 июльдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дүртөйле районында «Канатлы ат» ат спорты фестивалендә булды. Муниципалитетта 2023 елдан бирле үткәрелә торган чарада Русия төбәкләре, шулай ук Беларусь һәм Казахстан вәкилләре катнашты.

Дүртөйле районында "Канатлы ат" ат спорты фестивале уздыДүртөйле районында "Канатлы ат" ат спорты фестивале узды
Дүртөйле районында "Канатлы ат" ат спорты фестивале узды

Фестиваль гадәттәгечә «Аргамак» ат спорты комплексы мәйданчыгында узды. Программада - күрсәтмә чыгышлар һәм атлы "тройка"лар парады, ат чабышлары булды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бәйрәмне ачу тантанасында чыгыш ясады һәм Дүртөйле районының иң яхшы белгечләренә республика дәүләт бүләкләрен тапшырды.

- Республикабызның ат үрчетү традицияләрен үстерүче фестивальдә катнашучыларның барысына да зур рәхмәт, - диде Радий Хәбиров. - Муниципалитет халкына намуслы хезмәтләре, активлыклары, игелеклелекләре һәм дуслыклары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Дүртөйле районы үзләренең хезмәт сөючән кешеләре, чын патриотлары белән горурлана, алар озак еллар Башкортстанның барлык халыклары белән тату яшиләр. Бу якты, шатлыклы көндә Дүртөйле районына, республикабызга, бөтен зур илебезгә иминлек һәм чәчәк ату телим.

Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы призына ярышларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Беренче урынны Чишмә районы вәкиле Фидан Гайфуллин һәм "Булат Голд" кушаматлы ат алды. Икенче урында – Дүртөйле районыннан Вадим Сәлимханов "Чермен" кушаматлы ат белән, өченче урында Казахстан спортчысы Ришат Мостафин – эстетик айгыр жокее алды.

Төбәк җитәкчесе шулай ук территорияләрне үстерүдә тематик бренд фестивальләренең әһәмиятле ролен ассызыклады.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас