

26 майда Уфаның Киров районында текә тау битендә чүп-чар яна башлаган.
Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре тиз арада әлеге урынга килгән. Ләкин букчадагы су запасы бик тиз сарыф ителә, ә су чыганагына кадәр ерак була.
Һәлакәтнең шаһитлары — 45нче мәктәпнең 9 «Б» сыйныф укучылары бу хәлне читтән генә күзәтеп тормаган. Балалар ярдәм тәкъдим иткән һәм су китерү буенча чын коткару эстафетасын оештырган! Үсмерләр ут тулысынча сүнгәнче, янган учакка су ташыган.
Русии гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе яшь геройларны бүләкләү мәсьәләсен карый.
Егетләр, сезнең бу гамәлегез - битараф булмау, командалы эш һәм кыюлык үрнәге. Уфада шундый лаеклы алмаш үсүе белән горурланабыз!
Хөрмәтле өлкәннәр, зинһар, тау битләрендәге чүп-чарны һәм коры үләнне яндырмагыз һәм тәмәке төпчекләрен ташламагыз. Җил һәм катлаулы рельеф гадәти чүп өемен һәм коры үләнне контрольсез куркынычка әйләндерә. Табигатьне һәм үзегезне саклагыз!