

Алдагы өч тәүлектә Башкортстанда яшәүчеләрне һәм республика кунакларын нигездә явым-төшемсез, кояшлы һава торышы көтә.
Шул ук вакытта эсселек тә акрынлап көчәячәк, дип хәбәр итә Башгидрометүзәк. Бүген, 5 июльдә, көндез һава температурасы +28 градус тәшкил итәчәк. Явым-төшем көтелми, һава аз болытлы булачак.
Иртәгә, 6 июльдә, һава тагын да җылыначак: көндез термометр баганалары +31 градуска кадәр күтәреләчәк, төнл +19 градус булачак. 7 июльдә, көндезге температура бераз төшеп, +26 градус тәшкил итәчәк, ә төнлә +19 градус дәрәҗәсендә сакланачак. Көннең икенче яртысында урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар явуы ихтимал.