

Ике республиканың да халык артисты Ришат Төхфәтуллин аның татар эстрадасыннан китүе турындагы имеш-мимешләрне шәрехләде. Артист сүзләренчә, алар кайбер киңкүләм мәгълүмат чараларында дөрес булмаган язмалар һәм кайбер блогерларның шәрехләре аркасында барлыкка килгән.
- Интернетта күрдем, мин татар эстрадасыннан китәргә җыенам дигән сүзләр яңадан башланды. Дуслар, бу алай түгел. Мин беркая да китмим. Элекечә татар җырларын яздырачакмын, гастрольләрдә йөриячәкмен һәм тамашачыма хезмәт итәчәкмен. Татар музыкасы минем тормышымның һәм иҗатымның мөһим өлеше булды һәм шулай булып кала да. Әмма параллель рәвештә мин үземне яңа юнәлештә дә сынап карарга булдым — урыс телле треклар чыгарырга. Минем өчен бу яңа этап, уңайлылык зонасыннан чыгу һәм иҗади үсеш мөмкинлеге. Бу татар эстрадасы урынына түгел, аның белән бергә, — диде Ришат Төхфәтуллин.
Татар җырларын артист элеке исеме белән чыгарачак, ә урыс треклары өчен ул яңа псевдоним — Rishat_THV сайлаган. Алда матур музыка күп, дип вәгъдә итте артист.
Фото : kazanfirst.ru