+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
7 Июля , 08:03

Уфа тарихи паркы Гаилә көненә бушлай экскурсияләр уздырачак

1-12 июльгә кадәр «Русия – минем тарихым» тарихи паркларында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар уза. Һәр төбәк үз бәйрәм программасын әзерләгән.

Уфа тарихи паркы Гаилә көненә бушлай экскурсияләр уздырачакУфа тарихи паркы Гаилә көненә бушлай экскурсияләр уздырачак
Уфа тарихи паркы Гаилә көненә бушлай экскурсияләр уздырачак

Паркның Уфа филиалында кунаклар өчен акция оештырылган: аларга берничә темага экскурсияләр тәкъдим ителәчәк — совет кешесенең көндәлек тормышы, XVIII–XIX гасыр урыс дворяннарының гореф-гадәтләре һәм көнкүреше, шулай ук «Домострой»га беркетелгән гаилә нигезләре. Моннан тыш, килүчеләр өчен «Гаилә сакчысы»булдыру буенча иҗади мастер-класс үткәреләчәк.

Барлык активлыклар да бушлай, алдан язылу кирәкми. Өстәмә мәгълүматны (347) 286-60-66 телефоны буенча ачыкларга мөмкин. Мәйданчыкның адресы: Уфа, Менделеев урамы, 158.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Изге Петр һәм Феврония Муромскийлар истәлегенә багышланган, Алар берлеге Русьта никахлашу идеалы символына әверелгән. 2008 елдан бәйрәм дәүләт статусын алды, ә аның эмблемасы - хисләрнең сафлыгын һәм ихласлыгын гәүдәләндерүче ромашка чәчәге булды.

«Русия – минем тарих» тарихи парклар ассоциациясе директоры Иван Есин ассызыклаганча, оештыручылар үз программалары аша килүчеләргә, бигрәк тә яшьләргә, мәхәббәт һәм тугрылыкның бәхетле тормыш нигезе буларак әһәмиятен күрсәтергә омтыла.

Тарихи парклар проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча һәм Русия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас