

Башкортстан Идел буе федераль округында беренче урынны алды, ә Русия буенча иң яхшы биш төбәк арасына кереп, дүртенче урынга күтәрелде. Моннан тыш, республика «Иң яхшы остаз» номинациясендә җиңү яулады. Бу бүләк Алтай Республикасы белән сәнәгать өлкәсендәге остазлык эшен нәтиҗәле оештырган өчен бирелде.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына төбәкләргә күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт белдерде һәм республика киләчәктә дә илнең сәнәгать терәге булып калачагын ассызыклады.
Шулай ук «ИННОПРОМ-2026» кысаларында төбәкләрнең пилотсыз авиация системаларын куллану дәрәҗәсе рейтингы нәтиҗәләре дә игълан ителде. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан Русиядә өченче урынны алып, иң югары «А» категориясенә лаек булды.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Фото: pravitelstvorb.ru