+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
8 Июля , 17:58

Радий Хәбиров Бөредә Гаилә көне бәйрәмендә катнашты

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тормыш иптәше, «Бәхет биләмәсе» хәйрия фонды Попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова белән бергә Бөредә узган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган VII республика фестивалендә катнашты.  

Радий Хәбиров Бөредә Гаилә көне бәйрәмендә катнаштыРадий Хәбиров Бөредә Гаилә көне бәйрәмендә катнашты
Радий Хәбиров Бөредә Гаилә көне бәйрәмендә катнашты

Республика җитәкчесе бәйрәм мәйданчыкларын карады, Изге Петр белән Феврония һәйкәленә чәчәкләр салды, алтын туйларын билгеләүче һәм яңа гаилә корган парларны котлады.

Бәйрәмдә күп балалы гаиләләр, озак еллар иңгә-иң гомер итүче парлар һәм яшь өйләнешүчеләр хөрмәтләнде. Радий Хәбиров гаиләнең җәмгыять өчен иң зур кыйммәт булуын ассызыклады.

– Бүген һәркем өчен иң нык терәк – гаилә. Безнең төп бурыч – ҖИҢҮ ӨЧЕН БАРЫН ДА ЭШЛӘҮ, егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуын тәэмин итү. Моның өчен ярдәм, мәхәббәт һәм бердәмлек кирәк, – диде ул.

Каринэ Хәбирова да республика халкын бәйрәм белән котлап, гаилә – буыннарны тоташтыручы иң кадерле кыйммәт икәнен билгеләде.

Тантанада озак еллар бергә яшәгән парларга һәм күп балалы ата-аналарга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Шулай ук «Гаилә һәм балалар өчен дус шәһәр» махсус бүләге Дүртөйле шәһәренә бирелде.

Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе – дүртенче сабыйларын көтүче Рәхимовлар гаиләсенең булачак баласының җенесен игълан итү булды. Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, гаиләдә тагын бер малай дөньяга киләчәк.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Радий Хәбиров Бөредә Гаилә көне бәйрәмендә катнашты
Радий Хәбиров Бөредә Гаилә көне бәйрәмендә катнашты
Автор:Денис Таваев
Читайте нас