Бүген, 8 июльдә, Башкортстанда һава торышының уңайсыз шартлары көтелә. Бу хакта Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Республикада яшенле яңгырлар көтелә, көндез урыны белән боз явуы ихтимал. Көнчыгыш районнарда көчле яңгыр фаразлана. Төнлә һәм иртән томан төшеп, күз күреме 500 метрга кадәр начарланачак.
Фото: МЧС