+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
9 Июля , 09:58

«Башкорт хуҗабикәсе» судка бирмәкчеләр?

Нәрсә өчен?

«Башкорт хуҗабикәсе» судка бирмәкчеләр?«Башкорт хуҗабикәсе» судка бирмәкчеләр?
«Башкорт хуҗабикәсе» судка бирмәкчеләр?
Иртән иртүк кибеткә бару блогер, «Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган Миләүшә Шәйхелисламова өчен күңелсез вакыйга белән тәмамланган. Ул товарларның берсен сайлап йөргәндә яңа гына юылган идәннән узган һәм тәртип урнаштыручы хезмәткәрдән кисәтү ишеткән. Моннан тыш, хезмәткәрнең үзенең видеога эләгүенә дә ризасызлык белдергән.

– Идән бераз кибеп алганчы көтә алмыйсызмыни? – дип ризасызлык белдергән хезмәткәр.

– Без монда көн саен азык-төлек алабыз. Кибет иртәнге сигездә ачыла. Димәк, минем монда булырга хакым бардыр, – дип җавап кайтарган «Башкорт хуҗабикәсе» һәм ни өчен аның белән тупас сөйләшүләрен сораган. – Камераны без сезгә түгел, башка якка төбәдек. Кирәк булса, үземнең швабрамны алып килеп, бөтен кибетне юып чыгармын.

– Мине видеога төшергәнегез өчен сезне судка бирәчәкмен, – дип сүзен дәвам иткән сәүдә хезмәткәре.

– Бирегез, – дип җавап биргән Миләүшә Шәйхелисламова һәм өстәгән: – Әле дә бу хәлдән ушыма килә алмыйм. Миңа беркайчан да болай кибеттә авыр булганы юк иде.

Нәтиҗәдә, Миләүшә Шәйхелисламова кирәкле товарларын сатып алган һәм күңелендә үпкә хисе белән кибеттән чыгып киткән.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас