+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
9 Июля , 07:58

Яшьләр эшче һөнәрләрне үз итә

Владимир Путин биоикътисад өлкәсенә игътибарны арттыру зарурлыгын белдерде.

Яшьләр эшче һөнәрләрне үз итәЯшьләр эшче һөнәрләрне үз итә
Яшьләр эшче һөнәрләрне үз итә

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә 2026 елның 1 июненә кадәр Русиядә 2036 елга кадәрге чорга Биоикътисадны озайлы үстерү стратегиясен расларга кушкан иде. Стратегия нигезенә шулай ук пространстволы үсеш, илнең азык-төлек һәм биологик иминлеге, сәламәтлек саклау, фармацевтика, сәнәгать, энергетика һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрен дә кертеп, стратегик планлаштыру документлары кертерергә тиеш. Шулай ук Президент биоикътисад өлкәсендәге проектларга ярдәм чаралары комплексын әзерләргә кушты. Бу мәсьәлә буенча доклад 2026 елның 15 июненә кадәр, аннан соң ел саен тапшырылырга тиеш иде.
Моннан тыш, тармакны кадрлар белән тәэмин итүне бәяләү һәм, кирәк булганда, биоикътисадка бәйле белгечлекләр буенча югары уку йортларында һәм колледжларда бюджет урыннары санын арттыру йөкләнде. Башкару вакыты — 2026 елның 1 июленә кадәр иде.
Февраль ахырында ВЦИОМ аналитик үзәге мәгълүматларны халыкка җиткерде. Аның нигезендә Русия интернет-кулланучыларының яртысыннан артыгы (53%) биоикътисад турында берни дә белми, тагын 14 проценты бу терминны ишеткән, ләкин аны аңлата алмыйлар, ә 33 проценты төшенчә белән таныш һәм яхшы аңлый, дип белдергән. Шул ук вакытта 2025 ел ахырында “Биоикътисадны технологик тәэмин итү” гомумдәүләт проекты эшләтеп җибәрелде. Ул Русиядә биологик чималны куллану өчен инфраструктура булдыруга, авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм дару препаратларын булдыруда кирәкле уникаль технологияләр эшләүгә юнәлтелгән.
Күптән түгел Русия Президенты Владимир Путин мәгариф министры Сергей Кравцев белән очрашты. Сүз — Президентның әлеге башлангычлары гамәлгә кертү турында барды.
— Колледжларда бюджет урыннары саны, узган ел белән чагыштырганда, 30 меңгә артып, 880 меңгә җитте, — диде мәгариф министры Сергей Кравцов.
Президент күрсәткечләр динамикасы белән кызыксынды, урыннар саны артканмы яки элекке дәрәҗәдә калганмы икәнен ачыклады. Кравцов билгеләп үтүе, урта һөнәри уку йортларына укырга керү белән кызыксыну арта бара.
— Балалар колледжларга бара, чыннан да, кызыксыну арта, — дип йомгаклады сүзен Кравцов.
Шул ук вакытта, агымдагы елда Башкортстанда “Профессионалитет” федераль проекты кысаларында сигез яңа белем бирү кластеры эшләтеп җибәреләчәк. Бу республикага урта һөнәри белем бирү өлкәсендә илдә лидерлык позицияләрен ныгытырга мөмкинлек бирәчәк. Хезмәттәшлек турындагы килешү майның соңгы ункөнлегендә НОЦның вузара студентлар кампусы территориясендә имзаланды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас