Башкаланың Дим районында урнашкан “Дим” мәдәният һәм ял паркында әледән-әле төрле күңелле чаралар үткәрелә. Җәйге мизгелдә биредә аеруча ямьле. Һәр чәршәмбе 18.00-20.00 сәгатьләрдә узган гасырның 80нче, 90нчы елларындагы һәм яңа гасырның хитларыннан торган дискотекалар оештырыла.
Дим районы хакимияте башлыгы Иван Ивановның социаль челтәрдәге битендә ретро-дискотека оештырылуы турындагы игъланын күргәч, мин дә әлеге чарада катнашырга булдым. Һәм рәхәтләнеп ял итеп, биеп, күңел ачып кайттым. Һәм киләчәктә дә биредәге чараларда катнашырга насыйп булсын! Югары дәрәҗәдә оештырылган ретро дискотеканы Любовь Милославская искиткеч матур итеп алып барды. Күпләр биредә ял итеп, биеп кенә калмады, үзләренә яңа дуслар да тапты. Шундый матур, онытылмас кичә оештырган өчен “Кызыл таң” гәзите аша Дим районы хакимияте башлыгы Иван Ивановка, хакимиятнең мәгълүмат бүлеге хезмәткәре Эльвира Хәйбуллинага, һәм, әлбәттә, кичәгә ямь өстенә нур сибүче Любовь Милославскаяга рәхмәтемне җиткерәсем килә, аларга сәламәтлек, шәхси һәм гаилә бәхете, киләчәктә дә берсеннән-берсе матур кичәләр үткәрүдә уңышлар телим.
Миңнегөл МӘСӘГУТОВА,
чарада катнашучы.
Уфа шәһәре.
Фото Миңнегөл Мәсәгутованың шәхси архивыннан.