+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
10 июль , 05:44

Уфадан - төньяк-көнчыгышка!

Мишкә районында «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында Бөре-Тастүбә-Сатка юлының 3,3 километры ремонтланды.

Уфадан - төньяк-көнчыгышка!Уфадан - төньяк-көнчыгышка!
Уфадан - төньяк-көнчыгышка!

Караидел районы чиге янындагы участокта юлчылар иске өслекне алганнар, тигезләү катламын һәм яңа асфальт-бетон өслек җәйгәннәр, шулай ук юл кырыйларын ныгытканнар һәм билгеләр ясаганнар.

- Бөре-Тастүбә-Сатка юлы Уфаның республиканың төньяк-көнчыгыш районнары белән транспорт элемтәсен тәэмин итә. Бу трасса буенча шулай ук Чиләбе һәм Свердловск өлкәләренә дә чыгарга мөмкин. Көн саен анда өч меңгә якын автомобиль йөри, шуңа күрә бу участокны норматив хәлгә китерү мөһим иде, – дип сөйләде Башкортостан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

2026 елда «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты буенча гомуми озынлыгы 1900 метрдан артык булган 200 км юл һәм 15 күперне норматив хәлгә китерү планлаштырыла.
Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас