

XVIII – XIX гасырларда эшләгән Уралдагы ике эре сәнәгать предприятиесе территориясе федераль ярдәм белән төзекләндерелгән. Бер-берсеннән 13 км ераклыкта урнашкан мәйданчыклар төбәкнең сәнәгать мирасы белән танышырга теләгән туристларны җәлеп итү ноктасына әверелгән.
Верхотор авылында фестивальне ачу тантанасы үтте. Төбәк Башлыгы кунакларны котлады, туган төбәк тарихына игътибарлы мөнәсәбәтнең мөһимлеген ассызыклады.
- Башкортстан тарихы - бүген дә укылмаган китап. Без республиканы искиткеч табигать, этника, нефть-газ-зимия белән бәйләргә күнеккәнбез. Шуны да онытырга ярамый, нәкъ менә Көньяк Уралда Русия империясенең көчле металлургия үзәге формалашкан. 300 ел элек, 1745 елда Воскресенское заводы беренче тапкыр бакыр эреткән. Төбәктә шундый предприятиеләр күп булган - Верхотор, Тирлән, Преображенское, Благовещен, Әүҗән, Кага, - диде Радий Хәбиров. - Безнең максат - Башкортстанның гаҗәеп тарихын күрсәтү, кешеләр кече ватанын белсен һәм яратсын.
Төбәк Башлыгы "Верхотор - чорлар театры" проектын гамәлгә ашырган өчен Ишембай районының идарә командасына рәхмәт белдерде һәм сәнәгать мирасын саклау буенча арытаба планнарны сөйләде.
- Урыс география җәмгыяте белән берлектә Белорет районында элекке Тирлән заводы территориясен төзекләндерү турында карар кабул иттек, - диде Радий Хәбиров.
Сәламләү сүзе белән Русия Дәүләт думасының Туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү буенча комитеты рәисе Сангаджи Тарбаев чыгыш ясады. Ул үзенең республикага беренче генә тапкыр килмәвен, аның тарихыннан һәм мәдәниятеннән күпне белүен һәм менә үзе өчен яңа юнәлеш ачуын әйтте.
Ишембай районы хакимияте башлыгы Азат Ишемгулов тарихи әһәмияте булган иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә игътибар биргәне өчен Башкортстан Башлыгына рәхмәт белдерде. "Бакыр" фестиваленең ел саен үткәреләчәгенә өмет итүен әйтте.
***
Ачылу тантанасыннан соң Башкортстан Башлыгы фестиваль кунаклары белән Верхотор авылындагы фестиваль мәйданнарын карады.
Төбәк Башлыгы Бөредән Фәрит Гарифуллинның тимерлегендә булды. Биредә ул дага койды.
Биредә тау-завод сәнәгате белән бәйле уникаль археология табышлары да тәкъдим ителде. Атап әйткәндә, Учалы районында бакыр гасырда бакыр табуга булышлык итүче артефакт бар иде. Башкортстандагы заводларда җитештерелгән эшләнмәләр дә куелган иде.
Фестиваль кунаклары, рәссамнар белән Радий Хәбиров масштаблы арт-обьект әзерләүдә катнашты.
Фото Башкортстан Башлыгы сайтыннан.