

Алар республика халкының, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын яклау мәсьәләләре буенча фикер алышты. Шулай ук хәрбиләргә хокукый ярдәм күрсәтү, алар өйләренә кайтканнан соң ярдәм чаралары турында сөйләштеләр.
– Бүген иң мөһим бурычларның берсе – СВОда катнашучыларның хокукларын яклау. Хәрби хезмәткәрләр өйләренә кайткач дәүләт ярдәмен алсын өчен хәл итәргә кирәк булган күп кенә мәсьәләләр бар, – диде Радий Хәбиров. – Егетләребезнең әсирлектән кайтуы һәм хәбәрсез югалганнарны эзләү – аерым тема. Бу эшне Башкортстанда минем үтенечем буенча Дәүләт думасы депутаты Ирина Александровна Панькина координацияли.
Башкортстан Башлыгы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә хәрбиләрне эзләү һәм кайтару буенча республика комиссиясе эшенә һәрьяклап ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте.
Яна Лантратова республиканың бу юнәлештәге эшенә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.
– Без төбәккә бу авыр эштә ярдәм итү өчен барлык булган ресурсларны, хокук саклау механизмнарын һәм халыкара элемтә каналларын кулланачакбыз. Бергәләп һәм даими контактта эш итәчәкбез, – дип җаваплады Яна Лантратова.
Фото: "Башинформ"