+21 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
12 Июля , 06:07

Фестиваль ел саен үтәчәк

11 июльдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәләвез районының Воскресенское авылында - элекке бакыр эретү заводы территориясендә оештырылган беренче "Бакыр" тау-завод цивилизациясе фестивале мәйданчыкларының берсендә булды.

Фестиваль ел саен үтәчәкФестиваль ел саен үтәчәк
Фестиваль ел саен үтәчәк

Шуны искәртеп үтик, 2020 елда завод тирәсендәге территорияне төзекләндерү концепциясе уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенрусия иң яхшы проектлар конкурсында җиңде. 2023 елда сәнәгать объекты Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасының исемлегенә керде.

Төбәк Башлыгы фестивальнең тематик мәйданчыкларын карады, катнашучылар, кунаклар белән аралашты.

Республика Башлыгы Башкортстан рәссамнары бер атна эчендә "Медь-арт-2026" пленэрында язган картиналар күргәзмәсе белән танышты. Уфа, Салават, Ишембай, Бәләбәй, Приютово, Мәләвездән 18 автор үз эшләрен тәкъдим итте.

Рәссам Альберт Хәбибуллин республика Башлыгына "Верхотор авылының иске күпере" картинасын бүләк итте. Радий Хәбиров аны "Чорлар театры" паркының визит-үзәгенә тапшырачагын әйтте. Бу картиналарның бер өлеше хәйрия максатларына биреләчәк, тупланган акча авылда 1788 елда төзелгән чиркәүне тергезүгә китәчәк.

Чиркәүдә Салават һәм Күмертау епискобы Николай төзүчеләрнең реставрация эшләрен дәвам итүен әйтте. Эшләр төгәлләнгәч, храм "Башкортстанның алтын боҗрасы" туристик маршрутының бер өлеше булачак. Биредә музей экспозициясе дә оештырылачак.

Фестиваль мәйданчыгында ретро фоторәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Тәкъдим ителгән рәсемнәрнең беренче блогы территориянең тышкы күренешен формалаштыручы плотина, мичләр, эш киңлекләре һәм сәнәгать эпохасы архитектурасын үз эченә ала. Икенчесе Верхотордагы һәм Воскресенскоедагы бакыр эретү заводлары хуҗалары Пашковлар гаиләсенә багышланган.

Арытаба республика Башлыгы "Якты нур" хәйрия фонды мәйданчыгында булды. Аның җитәкчесе Әлфия Баһаутдинова фондның 10 елдан артык аутистик спектрда тайпылышлар һәм үсешендә башка менталь үзенчәлекләр булган балалар тәрбияләүче гаиләләрнең ышанычлы партнеры булуы турында сөйләде. Радий Хәбиров фондта тәрбияләнүчеләр белән аралашты, командага хәйрия эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.

Фестивальнең иҗади проектларының берсе көймәләр бизәкләү булды. Анда рәссамнар "Тау-завод цивилизациясе" темасын үзенчә ачты. Радий Хәбиров көймәләрнең берсендә имзасын калдырды.

- Бу фестивальне ел саен үткәрергә булдык. Яхшы нәтиҗәсен әле үк күрәбез. Беренче көнне генә дә биредә 5 меңнән артык кеше булды, шул исәптән башка төбәкләрдән дә, - диде Радий Хәбиров.

 

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Фестиваль ел саен үтәчәк
Фестиваль ел саен үтәчәк
Фестиваль ел саен үтәчәк
Фестиваль ел саен үтәчәк
Фестиваль ел саен үтәчәк
Фестиваль ел саен үтәчәк
Фестиваль ел саен үтәчәк
Фестиваль ел саен үтәчәк
Фестиваль ел саен үтәчәк
Автор:Денис Таваев
Читайте нас