+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
13 Июля , 13:40

Якын арада һава торышы нинди булачак?

Башкортстан синоптиклары шаккаттыргыч фаразлар белдерде.

Якын арада һава торышы нинди булачак?Якын арада һава торышы нинди булачак?
Якын арада һава торышы нинди булачак?
Һава торышы белән гаҗәеп хәлләр булып тора. Көчле өермәләр, яңгырлар, боз яву – Башкортстан боларның барысын да үзендә сынап карады. Учалы районындагы өермә түбәләрне алып ыргытты. Уфаны Каспий циклоны алып килгән көчле яңгыр басты. Республика башкаласына бер айлык явым-төшем нормасының өчтән бер өлеше яуды. Су асфальтны юдырып алды һәм канализация люкларын урыныннан кузгатты. Алда безне нәрсә көтә? Синоптиклар июльнең икенче яртысына һәм августка нинди фараз бирә?

«Фобос» үзәге метеорологлары хәбәр итүенчә, алдагы атнада Башкортстанда һава торышы төрле булачак. Төбәкнең төньяк өлешендә явым-төшем ихтималы зур түгел, көндез һава температурасы +18, +23 градус чамасы көтелә. Республиканың көньягында циклоннар траекториясе үтәчәк, алар еш яңгырлар алып киләчәк. Атна башында температура +22, +27 градус булачак, ә атна ахырына +17, +22 градуска кадәр төшәчәк.

Июльнең өченче декадасында республика буенча температура, гомумән алганда, бераз түбәнәячәк. Көндез төрле көннәрдә +22дән +26 градуска кадәр, төнлә +14тән +18 градуска кадәр булачак. Көн саен диярлек яңгырлар фаразлана.

Август ае да бертөрле генә булмас дип көтелә. Һава торышы көтелмәгән үзгәрешләр китерергә мөмкин. Эссе көннәр булмаячак диләр. Алдан ясалган сезонлы фаразлар климат нормасыннан түбәнрәк күрсәткечләр булуын күрсәткән. Әмма температураның кыска вакытка күтәрелүе дә ихтимал. Мәсәлән, озак вакытлы фараз буенча, 15–18 август көннәрендә термометр баганасы +27, +28 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

Фото: Электрогазета
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас