Кичә кич Чишмә районының Арслан авылында Яңа урамда янгын чыккан. Бу хакта Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә ут ике бүрәнә йортны камап алган була. Янгынны сүндерү барышында коткаручылар 70 яшьлек ир-атның мәетен тапкан. Утны сүндерүгә ирешкәннәр.
Хәзерге вакытта урында ведомствоның тикшерүчесе эшли. Янгынның сәбәпләре һәм булган хәлнең нечкәлекләре ачыклана.