Алар арасында яшьләргә яхшы үрнәк күрсәтергә кирәк дип санаган кешеләр дә бар. Бу юлы "Башкорт хуҗабикәсе"нең соңгы «шедевры» тәнкыйть утына эләкте. Видеода, имеш, аның улы Мансур мәктәпне тәмамлагач, зур акча эшләү өчен борынгы, әмма гөнаһлы һөнәрне сайларга тели. Егет әнисенә дә шул эш белән шөгыльләнергә һәм «Москва-Сити»да байлыкта яшәргә тәкъдим итә.
Язылучыларның берсе "Башкорт хуҗабикәсе" өчен оялуын белдереп, мондый эчтәлектәге видеолар белән аның үсеп килүче буынга начар үрнәк күрсәтүен әйтте. Ул шулай ук: «Сезгә акчаны нинди видеоларда эшләү барыбер», – дип язды һәм яшьләрне акыллы нәрсәләргә өйрәтергә, яхшы үрнәк күрсәтергә киңәш итте.
– Ә сезгә нәрсә, социаль челтәрләр видео урнаштырган өчен акча түлиме әллә? – дип җавап бирде Миләүшә Шәйхелисламова.
Шул ук язылучы блогерга үзен хур итмәскә киңәш итеп, кайчак аның чиктән чыгып китүен әйтте.
– Бу сиңа килешми, – дип тәмамлады ул бәхәсне.
Башка кулланучылар исә бу видеога смайликлар белән генә җавап бирде.
Фото: "Электрогазета"