

Фестиваль кунаклары бушлай кан басымын, пульсын, тән массасы индексын тикшерә, биологик яшьләрен белә һәм сәламәтлек буенча белгечләр киңәшен ала алачак. Шулай ук терапевт кабул итәчәк, экспресс-лаборатор тикшерүләр һәм ВИЧ-инфекциягә аноним тест узу мөмкинлеге дә булачак.
«Сәламәтлек территориясе» көн саен 10:00дән 17:00гә кадәр эшләячәк. Барлык консультацияләр һәм медицина тикшерүләре бушлай үткәреләчәк.
Фестивальдә шулай ук мунча программалары, спорт ярышлары, гастрономия мәйданчыклары һәм башка күңел ачу чаралары оештырылачак.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Фото: gorodufa.ru