Уфада 7 яшьлек Сабит Кунаккулов югалган. Бу хакта «БашРегионСпас» ирекле эзләү-коткару отрядында хәбәр иттеләр.
Малай сары самокатка утырып чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Балага медицина ярдәме кирәк. Буе – 134 сантиметр, гәүдә төзелеше уртача, чәче карасу-сары, күзләре коңгырт төстә. Югалган вакытта аның өстендә соры төстәге футболка, куе яшел шорты, соры кедалар һәм кепка кигән булган.
Волонтерлар отряды эзләү эшләрендә катнашу өчен иреклеләрне чакыра. Сабитның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган кешеләрдән 8 (937) 3-102-112 кайнар элемтә телефонына яки 112 номерына хәбәр итүләрен сорыйлар.
Фото: КП Уфа