

Башкортстан Хөкүмәтендә VIII Бөтенрусия «Зауралье» инвестиция сабантуена әзерлек мәсьәләләре каралды. Форум 13–15 августта Сибай шәһәрендә узачак.
Премьер-министр Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, форумның төп максаты – хакимият вәкилләрен, эшкуарларны, инвесторларны һәм белгечләрне бер мәйданчыкка җыеп, инвестицияләр җәлеп итү һәм төбәк үсеше турында фикер алышу.
Быелгы форумның төп темасы – «Җиңү икътисады». Программада пленар утырышлар, «түгәрәк өстәл»ләр, осталык дәресләре, бизнес-шерифлар форумы һәм «Көчле идеяләр – ил өчен» төбәк форумы каралган.
Мәдәни программада Төньяк амурларына багышланган атлы тамаша һәм «Күчмә халыклар ритмнары» фестивале узачак.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Фото: forum-zauralye.com