+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
17 Июля , 05:06

Ике тәгәрмәчле транспортта икеләтә саклык кирәк!

Гомереңне куркыныч астына куйма!Уфада 27 яшьлек мотоцикл йөртүче Ырынбур тракты буйлап хәрәкәт иткәндә “Киа К5” автомобиле белән бәрелешеп, һәлак булган.

Ике тәгәрмәчле транспортта икеләтә саклык кирәк!Ике тәгәрмәчле транспортта икеләтә саклык кирәк!
Ике тәгәрмәчле транспортта икеләтә саклык кирәк!

Башкаладагы тагын бер юл-транспорт һәлакәтендә 17 яшьлек егетнең гомере өзелгән. Фаҗига Шота Руставели урамындагы 29нчы йорт каршында булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, “Mitsubishi Outlander” автомобиле водителе ихатадан чыкканда электровелосипедта хәрәкәт иткән 17 яшьлек үсмерне бәрдергән. Егет алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында һәлак булган. Фаҗиганең барлык шартлары ачыклана.
Стәрлетамакта “Мирный” бакча ширкәтенә керү юлында авария булган.
Автомобиль электросамокат белән идарә итүче 14 яшьлек үсмерне бәрдергән. Шаһитлар һәм урындагы халык сүзләренчә, машина йөртүче ярдәм күрсәтү өчен туктамаган, ә вакыйга урыныннан качкан. Бала юл буендагы куаклар арасында ятып калган.
Зыян күрүчене битараф булмаган кешеләр һәм ашыгыч хезмәтләр тапкан. Малайны авыр хәлдә дәваханәгә, реанимациягә китергәннәр. Пациентка югары технологияле медицина ярдәме таләп ителгән. Аны санавиация Уфага күчергән.
Табиблар укучыда баш сөяге ярылуын һәм баш мие имгәнүен ачыклаган. Хәзерге вакытта үсмер нейрохирургларның даими күзәтүе астында, ул медикаментоз комада. Аның туганнары могҗизага өметләнеп, тәүлек буе клиникада кизү тора.
Зыян күрүченең гаиләсе шәһәр халкына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Туганнары коточкыч бәрелешнең шаһитларын эзли, алар булган хәлнең сәбәпләрен ачыкларга ярдәм итә алыр иде.
Юлларда сак булыгыз! Игътибарны киметмәгез, балаларга аеруча игътибарлы булыгыз, җәмәгать!
Исерек водитель турында мәгълүматка ия булсагыз, битараф калмагыз! Бу хакта 8 (347) 272-32-92 телефоны буенча яки GIBDDRB_02bot чат-боты аша хәбәр итегез. Бер шалтырату кешеләр гомерен саклап калырга мөмкин.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас