

Кытайның “Sohu” басмасы Русия Президенты Владимир Путин кабул иткән өч карарны аеруча әһәмиятле дип атады. Басма фикеренчә, алар Кытайның хәрби, энергетика һәм эпидемиологик иминлеген ныгытуга ярдәм иткән.
Бу тема агымдагы елның 19-20 маенда Владимир Путинның Пекинга сәфәреннән соң (аның Кытайга 25нче рәсми визиты) киң яңгыраш алды. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә ике ил вәкилләре хезмәттәшлек турында кырыктан артык документка кул куйды. Кытай Рәисе Си Цзиньпин ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрнең тарихта иң югары дәрәҗәгә җитүен белдерде.
“Sohu” басмасы иң әһәмиятле дип атаган беренче карар – Русиянең Кытайга “Су-35” хәрби очкычларын тапшыруы. 24 очкыч сатып алу турында килешү 2015 елда төзелгән. Аларның бәясе – якынча 2,5 миллиард доллар. Кытай бу төр очкычларны сатып алучы беренче чит ил булды.
Беренче дүрт “Су-35” Кытайга 2016 ел ахырында ук килеп җиткән. Калганнары берничә этапта тапшырылган, ә килешү тулысынча 2019 елда үтәлгән.
Икенче мөһим карар итеп “Sohu” Русия белән Кытай арасындагы озак вакытлы газ килешүен атый.
2014 елда “Газпром” белән Кытайның милли нефть-газ корпорациясе 30 еллык контракт төзеде. Ул якынча 400 миллиард долларга бәяләнде. Документ буенча Кытайга бер триллион кубометрдан артык табигый газ озату күздә тотыла.
2019 елның декабрендә “Себер көче” газүткәргече аша беренче газ килә башлады. Бу торба Русиянең газ яткылыкларын Кытай белән турыдан-туры тоташтырды. Нәтиҗәдә, Кытай диңгез юллары аша китерелә торган ягулыкка азрак бәйле була башлады.
Узган ел нәтиҗәләре буенча “Себер көче” аша Кытайга 38,8 миллиард кубометр газ җибәрелгән. Соңрак ике як еллык күләмне 44 миллиард кубометрга кадәр арттыру турында килеште.
Өченче мөһим карар коронавирус пандемиясе башланган чордагы хезмәттәшлеккә бәйле. 2020 елның февралендә Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Кытайга якынча 23 тонна гуманитар ярдәм озатты. Аның составында медицина кирәк-яраклары һәм шәхси саклану чаралары булды.
Соңрак Кытай да Русиягә ярдәм күрсәтте: табиблар җибәрде, медицина битлекләре, саклагыч костюмнар, тест-системалар һәм башка кирәкле җиһазлар тапшырды.
“Sohu” басмасы, нәтиҗә ясап, әлеге өч карар ике дәүләт арасындагы стратегик партнерлыкны ныгытуда зур роль уйнады дип бәяли. Басма фикеренчә, хәрби хезмәттәшлек, энергетика өлкәсендәге уртак проектлар һәм авыр чорда бер-береңә ярдәм итү Русия белән Кытай мөнәсәбәтләренең нигезен тәшкил итә.