

Туган авыл... Бу сүзләрдә күпме җылылык, сагыну, балачак хатирәләре, туган нигезгә мәхәббәт ята. Кайда гына яшәсәк тә, күңел һәрчак туган якка тарта. Шушы хисләр ел саен Балтач районының Мата авылында узучы “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмендә аеруча ачык чагыла.
Быел да Мата авылы тирә-якны гөрләтеп, зур бәйрәм үткәрде. Бу көнне бирегә Русиянең төрле шәһәрләреннән, районнарыннан һәм төбәкләреннән туган якларын сагынып кайткан авылдашлар җыелды. Очрашу авыл халкын, кунакларны, яшьләрне һәм өлкәннәрне бер мәйданга туплап, туганлык, бердәмлек һәм туган җир белән горурлану хисләрен тагын да көчәйтте.
Мата халкы элек-электән хезмәт сөючән, ачык күңелле һәм ярдәмчел булуы белән дан тота. Авылдашлар ата-бабалардан килгән күркәм йолаларны, милли гореф-гадәтләрне кадерләп саклый, яшь буынга тапшыра. Нәкъ менә шушы күркәм сыйфатлар авылның бүгенге тормышында да ачык чагылыш таба.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше авыл халкын һәм кайткан кунакларны тәбрикләүдән башланды. Штәнде авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәрит Солтанов, авыл старостасы Мөдәрис Талипов һәм авыл мәчетенең имам-хатыйбы Ришат Фәрхетдинов барлык катнашучыларга ихлас теләкләрен җиткерде. Алар туган авылга алга таба да үсеш, халыкка иминлек, бәрәкәт һәм татулык теләделәр.
Чыгышында Фәрит Солтанов мондый очрашуларның туган як белән бәйләнешне саклауда гаять зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Авылның иң зур байлыгы – кешеләр, диде ул. Бүген дә Матада туган җиренә тугрылык саклап яшәүче, балалар тәрбияләүче, авылны төзекләндерүгә зур өлеш кертүче хезмәт сөючән һәм җаваплы кешеләр күп.
Соңгы елларда авыл республикада гамәлгә ашырылучы төрле программаларда актив катнаша. Бу исә юлларны, инфраструктураны яңарту, авыл халкының көнкүреш шартларын яхшырту өчен яңа мөмкинлекләр ача.
Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларга, шулай ук аларга гуманитар ярдәм әзерләүдә актив катнашучы волонтерларга һәм битараф булмаган авыл халкына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул Матаның киләчәге авылдашларның бердәмлегенә, үзара ярдәмләшүенә һәм уртак максаттагы эшчәнлегенә бәйле булуын ассызыклады.
Бәйрәмнең мөһим өлеше Ватанны саклаучы якташларга багышланды. Махсус хәрби операциягә Матадан 12 кеше юлланган. Алар батырлык һәм кыюлык үрнәге күрсәтеп, чын каһарманнар булып танылган.
Кызганычка каршы, аларның алтысы Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган. Бәйрәмдә аларның якты исемен бер минут тынлык белән искә алдылар. Батыр егетләрнең исемнәре авыл халкы күңелендә мәңге сакланачак. Каһарманнарны тәрбияләп үстергән әти-әниләргә ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады.
Чарада авыл үсешенә зур өлеш керткән хезмәт ветераннары да хөрмәтләнде. Еллар буе авыл хуҗалыгында, социаль өлкәдә намус белән хезмәт иткән өлкән буын вәкилләренә рәхмәт белдерелде. Аларның хезмәт юлы яшьләр өчен үрнәк булып тора.
Бәйрәмдә 40-50 ел иңгә-иң куеп гомер иткән үрнәк гаиләләр дә тәбрикләнде. Озак еллар мәхәббәт, хөрмәт һәм тугрылык саклаучы парларга җылы сүзләр әйтелде. Аларның тормыш тәҗрибәсе, гаилә кыйммәтләренә тугрылыгы яшь буын өчен күркәм үрнәк!
Арытаба бәйрәмне күңел ачу чаралары дәвам итте. Кунаклар милли көрәштә, аркан тартуда, кул көрәштерүдә, капчык киеп йөгерүдә, төрле эстафеталарда көч сынаштылар. Балалар өчен аерым уен мәйданчыклары эшләде. Һәркем үзенә күңеленә хуш килгән шөгыль тапты.
Бәйрәм сәхнәсендә үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясады. Татар җырлары, дәртле биюләр, моңлы көйләр тамашачылар күңелендә матур тәэссоратлар калдырды. Авылдашлар яшьлек елларын искә төшереп, рәхәтләнеп ял итте, җырларга кушылды.
Кунаклар өчен мул табын да әзерләнгән иде. Ике зур казанда пешкән пылауның хуш исе бар майданга таралды. Учак җылысы, тәмле ризыклар, ихлас сөйләшүләр бәйрәмгә килгән һәркемгә күңел күтәренкелеге бүләк итте.
Мондый очрашуларның иң зур кыйммәте дә нәкъ менә кешеләрнең аралашуында. Бәйрәм дәвамында авылдашлар күптән күрешмәгән туганнары һәм дуслары белән очрашты, яшьлек хатирәләрен барлады, истәлекләре белән уртаклашты. Мондый чаралар туган авыл белән бәйләнешне ныгыта, яшьләрдә туган якка мәхәббәт тәрбияли.
Зур бәйрәмне үткәрү зур көч һәм уртак тырышлык таләп итә. Быелгы “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме дә авылдашларның бердәмлеге нәтиҗәсендә югары дәрәҗәдә узды. Чараны үткәрү өчен кирәкле чыгымнар авыл халкы һәм читтә яшәүче якташлар җыйган иганә акчалары исәбенә капланды.
Бәйрәмне оештыруда эшкуар Илгиз Карамов һәм “Агро Профи” җәмгыяте аеруча зур матди ярдәм күрсәтте. Шулай ук Алмаз Гайфуллин, Илһам Йосыпов һәм Фидәрис Әмиров уртак эшкә үзләренең саллы өлешләрен керттеләр.
Авылның мәдәни тормышын Эльвера Солтановадан башка күз алдына китерү дә кыен. Ул озак еллар дәвамында авыл клубында төрле мәдәни чаралар, бәйрәмнәр һәм очрашулар оештыра. Аның тырышлыгы, иҗади карашы һәм кешеләрне берләштерә белүе нәтиҗәсендә һәр чара эчтәлекле, җылы һәм истә калырлык булып уза. Быелгы бәйрәм дә моның ачык дәлиле булды.
“Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме һәркем күңелендә якты хатирәләр калдырды. Ул туган авылның иң зур көче бердәм, ярдәмчел һәм туган җирен яратучы кешеләрендә икәнлеген тагын бер кат раслады.
Туган нигез яшәгәндә, анда кешеләр кайтып торганда, буыннар арасындагы бәйләнеш өзелмәгәндә авылның киләчәге дә өметле булачак. Мата авылы халкы моны үз үрнәге белән дәлилләп килә.
Фиргать НӘБИУЛЛИН.
Балтач районы.