Республиканың МЧС вәкилләре хәбәр итүенчә, алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем сизелерлек түгел.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан төнлә секундына - 2-7 , көндез 6-11 метр тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә +16, +21°, көндез +31, +38°. Автомобиль юлларының аерым участокларында төнлә һәм иртән томан булачак.
Төбәк башкаласында һава төнлә +18, +20°, көндез +34, +36°ка кадәр җылыначак.
Автор фотосы.