

Беренчел мәгълүматлар буенча, җәяүлене бәрдерү бүген иртән Олы Теләк авылында булган. Алынган җәрәхәтләрдән 38 яшьлек хатын урында һәлак булган. Машина йөртүче юл һәлакәте урыныннан качып киткән.
Оператив-эзләү чаралары барышында күрше авылда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан бәрдерүдән зыян күргән "Хендай Соната" автомобиле табылган. Машина йөртүченең шәхесе дә ачыкланган, ул 37 яшьлек хатын-кыз булып чыккан. Үткәрелгән тикшерү аның сулаган һавада 0.649 мг/л алкоголь булуын күрсәткән.
Хәзерге вакытта тоткарланучы белән тикшерү чаралары үткәрелә. РФ Җинаять кодексының 264 мәддәсенең 4 өлеше буенча җинаять эше кузгату (саксызлык аркасында кешенең үлеменә китергән юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу) һәм РФ Җинаять кодексының 91 мәддәсе тәртибендә аңа чик кую чарасын сайлау турындагы мәсьәлә хәл ителә.