+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
29 Июля , 02:55

35,2 миллирад сум акча бүленгән

Башкортстанда гомумдәүләт проектларын нәкъ шундый күләмдә финнаслау каралган.

Бу сумманың 41проценты үзләштерелгән инде, бу узган елның шул ук күрсәткечләреннән 8 процентка югарырак.
Шуның белән бергә, Башкортстан Министрлар Кабинеты башлыгы мәгълүматлары буенча, «Тормыш өчен инфраструктура», «Туризм», «Экология» һәм «Гаилә» гомумдәүләт проектлары буенча күрсәткечләр әлегә планнан артта кала. Максатлы күрсәткечләргә ирешүнең гомум дәрәҗәсе - 98,4 процент, әмма аларны 100 процентка җиткерү бурычы куелган. Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров билгеләп үтүенчә, ел башыннан республикада ике күпер файдалануга тапшырылган, коммуналь инфраструктураның җиде объекты ремонтланган, дүрт хатын-кыз консультациясе ачылган, 10 җәмәгать киңлеге төзекләндерелгән, 50 чакрым юл төзекләндерелгән һәм 38 кеше авария хәлендәге йорттан күчерелгән.

2026 ел ахырына кадәр төбәктә 36 мәктәпкә, алты балалар бакчасына һәм алты колледжга капиталь ремонт ясарга, тагын 143 иҗтимагый территорияне төзекләндерергә, 300дән артык кешене авария хәлендәге торактан күчерергә һәм 83 яңа автобус сатып алырга планлаштыралар.

Фото: Башинформ.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас