+18 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
30 Июля , 15:20

71 яшьлек хатын-кызны эзләү дәвам итә

Бөре районында 71 яшьлек Фәрзүнә Ханованы (Исәңгилдина) эзләү дәвам итә. Кече Сокаяз авылында яшәүче ханым 29 июньдә өеннән чыгып киткән һәм шул көннән бирле аның кайда булуы билгесез.  

71 яшьлек хатын-кызны эзләү дәвам итә71 яшьлек хатын-кызны эзләү дәвам итә
71 яшьлек хатын-кызны эзләү дәвам итә

«ЛизаАлерт Башкортстан» эзләү-коткару отряды мәгълүматлары буенча, югалган көнне ул сары куртка, футболка, кара шакмаклы чалбар, кара галош һәм ак яулык кигән булган.

Фәрзүнә Ханованың буе 153 сантиметр, ябык гәүдәле, кара чәчле һәм коңгырт күзле.

Аның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган кешеләрдән 112 яки 8-800-700-54-52 («ЛизаАлерт»ның кайнар элемтә телефоны) номерлары буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас