+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
31 Июля , 02:22

Сак булыгыз, юлда – басу кораблары!

Алар туктап торган урында махсус билге булырга тиешлеген онытмасыннар иде

Сак булыгыз, юлда – басу кораблары!Сак булыгыз, юлда – басу кораблары!
Сак булыгыз, юлда – басу кораблары!


Уфа – Чишмә трассасында кичке унберләр тирәсендә “Toyota Land Cruiser 200” руле артындагы 43 яшьлек водитель каршы як полосага чыккан һәм юл читендә торган “New Holland” комбайнына барып менгән.


Авария нәтиҗәсендә җиңел машина водителе авыр тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган.
Дәүләт автоинспекторлары тикшерү оештырган. Авариянең сәбәпләре ачыклана.

Ә социаль челтәрләрдә вакыйга шаһитлары авыл хуҗалыгы техникасын көндез үк күрүләре турында яза. Машина йөртүчеләр сүзләренчә, комбайн янында бернинди кисәтүче билгеләр булмаган.

9 яшьлек малай питбайкта Уфа – Ырынбур трассасыннан барган. Бала техникага контрольне югалткан һәм зур тизлектә туп-туры электр баганасына бәрелгән.
Күңелле кич урынына – ашыгыч ярдәм сиренасы һәм дәваханә койкасы. Хәзер авария факты буенча административ тикшерү бара.
Караидел елгасында Теплое күле төбәгендә гидроциклчы һәлак булган.

Фаҗига су төшерү каналы янында ике гидроциклның бәрелешүе аркасында килеп чыккан. Су транспорты йөртүчеләрнең берсе – 35 яшьләр тирәсендәге ир-ат авыр җәрәхәтләр алган. Коткаручылар аны ярга чыгарган, ләкин зыян күрүче табиблар килгәнче вафат булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә һәлак булучының исерек булуы мөмкин дип билгелиләр. Хәзер полиция һәм тикшерүчеләр аның шәхесен һәм юл-транспорт һәлакәте шартларын ачыклый.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас