+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
1 Августа , 11:30

Пенсия артачак

Башкортстанда 222 меңнән артык пенсионер пенсиягә өстәмә алачак.

Пенсия артачакПенсия артачак
Пенсия артачак


Бу хакта Социаль фондның төбәк бүлегендә хәбәр итәләр.

Сүз картлык яки инвалидлык буенча пенсия алучылар һәм 2025 елда эшләвен дәвам итүчеләр турында бара - алар өчен эш бирүчеләр иминият кертемнәрен түләгән.

Моның индексация түгеллеген аңлау мөһим. Өстәмә күләме индивидуаль булачак һәм пенсионерның хезмәт хакына бәйле. Керем никадәр югары булса-шулкадәр арту күбрәк. Максимум - өч пенсия коэффициентына кадәр.

Тагын нәрсә үзгәрәчәк:
элек исәпкә алынмаган түләүләр барлыкка килсә, туендыручысын югалту буенча пенсияләрне яңадан саныйлар;
тупланма пенсияләрне һәм ашыгыч түләүләрне узган елгы инвестиция керемен исәпкә алып төзәтәләр.

Моның өчен берни дә рәсмиләштерергә кирәкми. Яңадан исәпләүне автомат рәвештә башкарачаклар.

Югары түләүләр инде 3 августтан — гадәти график буенча килә башлаячак.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас